Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Сугыш чоры баласы,Талипова Фатыйма Гөмәр кызы 1933 елның 15 сентяберендә Елховой авылында икенчебала булып дөньяга килә .Фатыйма Гөмәр кызының да гомер юлы сикәлтәсез ,җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда Фатыйма Гөмәр кызына бары тик 8 яшь кенә була.
1941 елның сентяберендә әтиләре Гөмәрсугышка китә, әниләре Нәгыймә апа кулында ике бала кала. Фатыйма Гөмәр кызына балалыкның иң матур чорында ачлыкны ,ялангачлыкны да күрергә туры килә. Яшьли,14 яше дә тулмаган килеш кыз өлкәннәргә ияреп Салаван посёлыгына урманга эшкә китә. Анда аларның бригадасы башка бригадалар белән беррәттән агач ега, утын кисә,чыбык ташу эшләрендә эшли, кыш көннәрендә кар көриләр. Тору урыннары салкын барак була.Аннан кайткач әнисе белән бергәләп колхозның төрле эшләрендә катанашып, олылар белән беррәттән эшкә йөри. Анда көлтә бәйләү, уру- сугу эшләрендә актив катнашып, кышкы озын салкын кичләрне дә тик уздырмыйлар алар, сугышчыларга йон оекбаш, бияләй бәйлиләр, батырлар өчен дип сөлгеләр дә чигеп куялар. Барыннан да бигрәк, сугышка киткән иң якын кешесе әтисен көтү ачысын да татырга туры килә аңа.
Әтиләре Гөмәр, 1942 елның яз аенда дошман явы белән ике арада булган бик көчле бәрелешләрдән соң, авыр яраланып госпитальгә эләгә, Туган авылы Түбән Абдулга кайтканда аның бер кулы бик авыр эшли торган була әле.Бераз төрнәкләнгәч, аны Казан шәһәренең порх ясый торган военный заводына эшкә чакырып алалар. Сугыш беткәч тә, тагы бер елга шул заводтта эшләп кала әле ул. Әммә Гөмәр абыйныңгомере озын булмый , 1968 нче елда аңа операция кичерергә туры килә,шуннан соң озак тормый, шул ук елны бакыйлыкка күчә.Аны авылдашлары хөрмәтләп Елховой авылы зиратына җирлиләр.
Әмма Фатыйма Гөмәр кызына әтисе исән чакта, аларны сөендереп калырга мөмкинлек туа. Ул 1963 елның сентябрь аенда авылдашы Гатупов Рәшит белән тормыш корып җибәрә.Тормыш иптәше Рәшит абый белән 50 ел гомер итеп,дүрт кыз һәм бер ир-бала үстерәләр.Балалары барсыда әниләре кебек уңган –булган, һәрберсенең үз тормышы корылган, илгә – көнгә файдалы эшләрдә эшләп, балалар үстәреп инде алар да кайсысы врач, кайсысы тәртип сагында булып зур уңышларга ирешеп, әби – бабайлары горурлыгы булып яшиләр.Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак ,зирәк ,акыллы, ак күңелле Фатыйма Гөмәр кызының авылдашлары ,туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни,оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик кәнәгать ул.Шулай булмыйни җылы өе,табын тулы сые бар .Таяныр терәге, балалары бу йортта еш кунак,әниләренең хәлен белешеп кенә торалар.
ФатыймаГөмәр кызы музей фондларын арттыруда катнашучы иң актив авылдашларыбызның берсе. Чөнки ул бала – чактан ук чигү – тегү эшен бик яратып башкарган. Аның оста куллары чиккән бүлмә бизәкләрен, кашага, сөлге,кулъяулыкларын , матур итеп тегеп - чигеп ясаган күлмәк һәм борынгы алъяпкычларын музей бинасында бик кадерләп саклыйлар.Музей игълан иткән “ Елның иң кызыклы экспонаты” ярышында Фатыйма Гөмәр кызы үзенең кул эшләре белән гел беренчелекне яулап килә.
Бүген 90 яшлек юбилей уңаеннан музей хезмәткәрләре дә Фатыйма Гөмәр кызын котларга дип , Түбән Абдул авылы ветераннар советы председателе, мәдәният йорты директоры, китапханә җитәкчесе белән берлектә аның матур – җылы өендә булдылар. Бөтенесе бер тавыштан Фатыйма Гөмәр кызына әле башкаларга үрнәк булып,сәләмәтлек, җан тынычлыгы белән, тагы да озын гомер кичерүен теләделәр.
Котлаучылар арасында иң зур кунак һәм авылыбызның җырга – биюгә оста кызы, Елховой урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Галимова Дилбәр Айдар кызы да бар иде. Ул бөтен теләкләргә кушылып Фатыйма әбисенә аның яшлеген исенә төшереп татар халык биюен башкарды.
Текст авторы: Газизова ММ.