p(сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны, Мәмәт мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Рахманова Кәүсәрия Ширияздан кызы истәлекләре: “ Үзем турында үзем”/p pҮзем турында үзем дип,/p pКүптән уйланып йөрдем./p pМенә хәзер илһам килде/p pИнде язарга булдым./p p Мин, Рахманова Кәүсәрия Ширияздан кызы, ТР Әлмәт районы Чупай авылында колхозчы семьясында тудым. Мәктәпнең бик актив һәм яхшы укучысыбулып ,1962 елны Чупай урта мәктәбен тәмамладым. 1962 -1967 нче елларда ЕГПИ ның (Алабуга) филология факультетының РТО бүлеген уңышлы гына тәмамладым./p p 1967 елның 15 августыннан Кичучат мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләндем./p pТәгәрәшеп бик тиз үстек,/p pУкымышлы гаиләдә./p pНәсел җебен югалтмадык/p pДүртебез мөгаллимә./p pКече педсовет ясадык/p pБергәләп җыелганда./p pДинастия дәвам итә/p pУл безнең варисларда./p p Әлбәттә, әле мин эшли башлаган елларда , чын татар мәктәтләрендә укучыларга рус телен өйрәтү бик катлаулы иде. Алар өчен чит телләр өүрәтү кебек булды. Коммуникация, техник чаралар берсе дә юк дәрәҗәсендә иде, дәресне аңлатырга кирәк. Полеглотлар әйтүенчә дә, укучы ул телне башта үз телендә аңларга тиеш. Ә аннан соң төрле методик ысуллар , остазлар тәҗрибәләрен файдаланып , тәрҗемәләрен ясап тел барьерын җиңәргә тырыштым. Әзерге мәктәпләрдә рус телен өйрәтүдә андый проблемалар юк, ә киресенчә туган телләрен онытып баручылар да бар./p p 1986 елның августыннан 2010 елга кадәр Мәмәт урта мәктәбендә эшемне бик тырышып дәвам иттем./p p43 ел буе җигелеп тарттым,/p pМәктәп дигән олы корабны./p pОстаз да мин мөгалимә дә ,/p pЯшь буынга белем бирүче./p p Ветеран укытучы буларак , үземнең эш тәҗрибәсен яшь укытучыларга тапшырып ышанычлы остазы булдым. Үзем әзерләгән һәм үткәргән ачык дәресләр , тәрбия чаралары да бихисап.лингафон кабинетында эшләп, төрлесеннән дәрес алымнары : дәрес-сәяхәтләр, әдәби конференцияләр, олимпиадалар, түгәрәкләр, төрле имтиханнар, методистлар, репортажлар әзерләдем һәм үткәрдем , рус язучыларының әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштердем, курчак театры студиясе дә оештырдым./p p Рус теле укытучыларының методик куст берләшмшсенең җитәкчесе булып та эшләдем биш ел буена мәктәптә завуч вазыйфасын үтәдем. Ата-аналар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булдым. Сайлау комиссиясендә дистә еллар буена, аның алыштыргысыз секретаре булдым./p p Культура-агарту өлкәсендә иҗади отчетларда, рольле уеннарда да катнаштым бәйрәмнәр , юбилейлар уздырганда күп тәрле сценарийлар да төзедем./p p Хәзер дә яшем олы булса да , күп төрле газета-журналлар укыйм, төрлесеннән ребус, кроссвордлар чишәм, сүзлекләр, атласлар файдаланам, телевизион тапшырулар карыйм, котлаулар да язып җибәрәм./p pТемперамент буенча мин флегматик/p pАлтын урталыкны яратам,/p pИнде сиксәнгә дә күп калмады,/p pӘ күңелем белән ышанмыйм./p p Эшләгән хезмәтләремне зурлап бирелгән Татарстан һәм Россия фән һәм министрлыклары грамоталарына ия булдым/p p Рәхмәтләремнең иң олысы гаиләмә, ата-аналарга, коллективыма һәм укучыларга җибәреп калам/p pШат авазлар ишетелеп,/p pМәктәпләр гөрләп торсын./p pСәламәтлек ташлап китмәсен дә,/p pЯшәү дәрте генә сүнмәсен./p pВетеран укытучы Рахманова Кәүсәрия Ширияздан кызы. 2023 ел./p p /p pМәмәт мәктәбе укытучысы Миннегалимова Гульнур Фазыл кызы/p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/921468