Җир йөзендә ничек рәхәт яшәү Көннәр аяз,илләр тыныч булса

pҖир йөзендә ничек рәхәт яшәү/p pКөннәр аяз,илләр тыныч булса./p pЯнәшәңдә әти-әни,якыннарың/p pСау-сәламәт,көр күңелле булса./p pСугыш дигән афәтләрдән бер арынсак,/p pТыныч тормыш,бәхет-шатлыкка урансак,/p pБулыр иде күңелләрдә дә тынычлык/p pЯвызлыкны гөл-чәчәкләргә урасак!/p pКүпме еллар үтсә дә,Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәттән һаман арынып булмый.Бу сугыш  XX гасырның иң куркыныч афәте булып истә калды./p p   1945 елның Җиңү язы Ватаныбыз өчен бик кыйммәткә төште.Җиңү көне чын мәгънәсендә “күз яшьләренә”чыланган бәйрәмгә әверелде.Татарстанның 250 меңләп иң яхшы улы һәм кызы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый.Күпмесе хәбәрсез югала.../p p   Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән бабам,әниемнең әтисе,1942 елда хәбәрсез югала.Әгълиев Билал Әгъли улы 1913 елда Сарман районы,Балтамак авылында  туа.Шушы авылның уңган-булган бик матур кызы Шәйгалләмова Саимәгә(минем әбиемә)өйләнә.1937 елда аларның бердәнбер кызлары Хатыйма туа./p p   Гаилә матур гына яши башлый. Билал бабай эшкә уңган,төскә килгән, бик моңлы тавышлы була.Гармунда өздереп уйный.Кызы Хатыйманы тезенә утыртып,үчтеки-учтеки итәргә ярата.Минем әнигә 4 яшь тулганда,Бөек Ватан сугышы башлана.1941 елда,ягъни сугыш башында,Билал бабай белән дүрт яшькә кече булган энесе Илһам фронтка китәләр һәм шунда һәлак булалар.Аларны сугышка озатырга бөтен авыл басу капкасына җыела.Шул вакытта Билал бабай кулындагы гармунын сузып, өздереп җырлап җибәрә,кечкенә кызын соңгы тапкыр кочаклап үбә...Якыннарына фронттан “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазьләр генә килә.Бабамның әби белән әнигә язган хатлары,хатирә итеп саклаган истәлекләре авылда зур янгын вакытында янып юкка чыга.Саимә әбием гомере буена колхозда эшли,кызын,күз нурын тәрбияләп үстерә,гомере буена хәбәрсез югалган бабамны көтеп яши.Хәзер инде безнең белән әбием дә,әнием дә юк.Әниемнең Җиңү бәйрәмнәрендә җырлый торган җыры гына колакта яңгырый:/p pЮл кырында каберләр бар/p pГөлләргә уралганнар./p pӘ кайда соң сезнең кабер,/p pхәбәрсез югалганнар?/p pСугыш үткән,төтен беткән/p pЯралар төзәлгәннәр./p pБатырларның каберләре/p p Гөлләргә бизәлгәннәр./p pЧәчәкләрне дә күрмиләр/p pХәбәрсез югалганнар./p pБезгә үпкә сакламагыз,/p pКаберсез югалганнар,/p pХәбәрсез югалганнар.../p p /p pХафизова Гүзәлия Рәис кызы,/p pӘлмәт шәһәре 11 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922135
Язык: 
Татарский