Сугыш елларын искә алу

p(1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 55 ел тулды.2000 нче ел)/p pСугыш вакыты.../p p1941-1945- еллардагы сугышны, бүгенге көндә 74-75 яшен тутырган һәм аннан да өлкән кешеләр, үз күзләре белән күреп , тылда хатын-кызлар, фронтта ир-егетләр– иң-иң, иң авырлыкларны кичергән кешеләр./p pШуның өчен без Миңлебай авылыннан гына сугыш кырларында мәңге ятып калганнар,  исән кайтып авылда вафат булганнар алдында һәм бүгенге көндә исән калган 12 сугыш ветераннары алдында (сугыш кырында 146 вафат). Аларның ач-ялангач, ачы суык бураннарда, өсләренә пулялар явып торганда да, безгә тынычлык яулап алуда зур өлешләрен кертеп, батырлыклар эшләп, орден-медальләр алу дәрәҗәләренә ирешкәннәре өчен, рәхмәт кенә түгел, тезләнеп кулларыбызны күкрәкләребезгә куеп баш иеп, зур рәхмәтләребез – мәңгелек булырга тиеш. Шулай ук сугыш вакытында тылда эшләгән ятим хатын-кызлар, үсмер егет-кызлар, көче җиткән балалар да эшсез түгел иде. Болар барысы да тынычлык яулап алуга өлеш кертүче рәхмәтле кешеләр./p p   Мин үзем сугыш еллары баласы. 1941-42-43 елларда колхозның барлык авыр эшләренә дә катнашырга туры килде. Утау, урман кисү, сабан сөрү, молотелка белән фронт өчен икмәк иләү һ.б.һ.б./p p  Билгеле, бу бәйрәм элекке СССР- илебезнең бөтен төбәкләрендә дә 9 нчы май зур, бик зур бәйрәм дип билгеләп кителә. Без 55 ел буена иң зур бәйрәм дип билгеләдек. 1955-60 нчы елларда бу бәйрәмдә, якыннары сугыш кырларында ятып калучылар , күзләренә кан сауганчы әрнеп еладылар./p p  Бу бәйрәм башка зур бәйрәмнәрдән нәрсә белән аерылып тора соң???/p p Бу бәйрәм- моңсу, сагышлы, ачы күз яшьләрен, йөрәкне пычак белән кисеп, кан ташып торган кебек әрнүләрне, сугыш кырында ятып калган 146 кешене, өчпочмаклы “үле хәбәре” китергән хатларны укып сабыйларын кочаклап,  әрнепелауларны искә төшереп, иң авыр хатирәләрне хәтерләтүе белән аерылып тора./p p  Мине урта мәктәптә укыганда җәй көннәрендә, бригадир ярдәмчесе итеп, эшләгән кешеләрнең җирләрен үлчәргә куйдылар. Кырларда икмәк тә күренмәслек чүп үсә. Авылда 8 бригада,һәр бригада да 60 ат иде. Бернинди машина көче юк иде. Ятим хатыннар тезелеп утау утаганда, ял итәргә туктагач өздереп,әрнүле кайгылы җыр җырлыйлар иде. Шулар минем каныма сеңеп калган. Ирләре инвалид булып кайтса да, аларның күңелләре шат иде. Ә ирләре үлгәннәр бөгелеп, сыгылып тыныч кына җылыйлар иде. Теге шатланган хатынга “ирәймә”, “кыланма” кебек тупас сүз дә әйтмиләр иде. Алар ничек шулкадәр сабыр булдылар икән? Әллә сугыш елларында диннең көче бетмәгән вакыт булгандыр диясем килә. Чөнки  “Дин тәртип коралы”-, диелә. “Язмышым”- дип сабыр елаганнардыр дип исәпләргә туры килә./p pЕллар узган саен, узганнарны күбрәк искә аласың икән. Сугышка кадәр, өйләрнең түбәләре салам белән ябылган. Лапаслар тал чыбыгы белән үреп, түбәсе салам белән ябылган. Урам капкалары 4-5 киртәне бутлап салып эшләнгән исеме “җил капка”.Сугышка китүчеләр көн саен 5-6 ат җигелгән арбалар, олау өстенә балалары утырган, хатыннары яки якыннары өзелеп җылыйлар. Арада гармун уйныйлар. Кайсысы:/p p“Я кайтырбыз, я кайтмабыз/p pСау булыгыз, туганнар”- һ.б./p pӘрнүле җырларны җырлый-җырлый, ат олаулары аларны Бөгелмәгә кадәр озата иде. Сугышка китүче- капчык белән сохари һәм 2-3 кием чабата алып китә иде. Авылда калган ятимнәргә тоз,шырпы, керосин кайтармадылар. Эшләгән өчен 1 кг да икмәк бирелмәде,  җәй какы, балтырган, бәрәңге яфрагы, чөгендер яфрагы һ.б. үләннәрне пешереп ашыйлар иде.  Икмәк өлгергәч, халык кесәләренә бер уч та икмәк салып алып кайта алмый иде. Авыл киртә белән әйләндерелгән, тик яшь балалы арбаларын тартып, басу капкасыннан гына керергә,ә анда эштән кайтучыны бөртекләп тентү иде. Кыш көне халык чыра яндырып булса да кич утыра. Чабата ясый, шәл бәйли (сарык йоныннан), чигү чигәләр. Ул вакытта нишләптер ай яктысы якты иде, без кызлар челтәр бәйли идек.  Фронтка оек-носки, бармаклы бияләй бәйли иделәр.Кызлар сугыштагы “билгесез” егетләргә кулъяулыклар чигеп җибәрә идек. Иртән кем морҗасыннан төтен чыга кара күмерне чиләккә салып, ут алып кайтып мичкә яга идек. Тылда эшләүчеләр, чәчү вакытында башка авыллардан 20 шәр кг икмәкне язгы су вакытында күтәреп ташыйлар иде. Үзләре эрләп суккан (хәзерге бәрәңге капчыгы кебек) киндердән әниләренә дә, балаларына да күлмәк-ыштан тегәләр. Суган кабыгы, тал кайрысы кайнатып, киндер күлмәкләрне сары төскә маналар иде. Яз көне кар ачылгач, бәрәңге бакчасын казып, ашау өчен эчерек бәрәңге җыялар иде балалар. Кырга барып, кар ачылган җирләрдән салам урыннарыннан өши-өши бодай, арыш бөртекләрен ашау өчен чүплиләр иде./p p   Сугыш вакытында һәм сугыштан соң халыкның авыр хәлләрен дәфтәргә генә язып та, тел белән сөйләп тә бетерә торган түгел./p p  Кешенең сыеры бармы-юкмы елына 40 кг ит салдыралар. Кешенең тавыгы бармы-юкмы 100 йомырка салдыралар. Кешенең сыеры булмаса да 100 литр сөт салдыралар. Аннан соң һәр гаиләгә- ятимме ул, баласы 5-6 булса да, 500-700 сум заемга кул куйдыралар. Әни кешеләр өзелеп, өзгәләнеп , кан яшь түксәләр дә беркем, беркемгә ярдәм итә алмый иде. Тик әрнеп елау дәвам итә иде. Кыска гына итеп әйткәндә – халык дус, сабыр, тыйнак, тәртипле, ярдәмчел бер-берсен юатышалар иде. Гомумән, сугыш вакытында халыкның шатлыгы да, кайгысы да охшаш иде. “Сугыш бетсен, исән кайтсыннар, туйганчы бер булса да ашасак иде,”-дигән фикер белән яшиләр иде.Мәктәпләргә балаларны балалар бакчасыннан түгел, урамнардан җыеп укыта идек. 1946 нче елда класста 30бала иде. Барысы да ятимнәр 30 укучыга 17 әлифба табылды. Бүген үткән хәрефне, иске китап битләренә язып, укырга килмәгәннәргә һәм китапсыз балаларга тарата идек. 4-5 балалы кешеләр өйдәге, әтисеннән калган иске фуфайкаларны чиратлап киеп, укуга киләләр иде. Үзем менә язып утырам, үземнең күзләремдә яшь.Чөнки үз күзләрем белән күргәнгә әрним. Бервакытны бер укучыдан “Син бүген ашадыңмы әле?”-дип  сорадым. ( Әле 1949 нчы ел иде. М.Елга мәктәбендә укытканда. Ул Нәҗип исемле иде) Ул малай: “Апа бүген бәрәңге кабыгы пешергән идек, абыйлар кабыкларын ашаганнар, миңасуы гына калган”,- дигәч, күз яшьләрем белән, сөеп үз ризыгымны биргәнем гомеремдә дә онытырлык түгел. Алар 7 бала иде, әнисе фермада эшли иде. Фатима апа иде. Менә шундый балаларны күреп укытканга күрә, үз гомеремдә балаларга сукмадым һәм почмакка да бастырмадым. Шөкерана кылып сөенәм. Сугыш вакытында мәктәплр суык иде, идәннәрне юып түгел кырып себерәләр иде. Балалар мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләрне куеннарына куеп алып киләләр иде. Дәфтәр юк иде. Иске китапларга аркылы язалар иде. Һәрбер укучы аягында чабата иде.”     /p p(strongemВетеран, башлангыч сыйныф укытучысы Максудова Наимә Тәкый кызы сөйләгәннәрдән...)/em/strong/p pДаутова Рәйсә Ринат кызы,/p pМиңлебай урта гомуми белем бирү мәктәбенең/p pтуган (татар) тел укытучысы/p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922133
Язык: 
Татарский