Солдат бабам үткән юллар

pКеше тормыш сынауларын үзе  сорап  алмый. Минем  ерак  бабам –әниемнең  бабасы  Нәбиулла  Хәйрулла  улы  Мөхәммәдиев тә зур  сынаулар  аша  узган. Ул  1921 нче  елда туган.Билгеле  булганча, бу  туган  ягыбызда  котокыч  ачлык  хөкем  сөргән  вакыт  була.Язмыш аңа  илтифатлылык  күрсәткән:ниндидер  тылсымлы  көч белән үлемнән  алып  калган.                                 /p pБигәш  авылында  җидееллык  мәктәпне  тәмамлаганнан соң хезмәт  юлын  башлый, кичләрен  белем  алуын   дәвам  итә.Кызыл  Армия  сафларында  хезмәт  итү ул  вакытта яшьләрнең  якты  хыялы  була.Нәбиулла армия  хезмәтенә  алына. Күп тә  үтми  сугыш  башлана./p pУл  сугышның  башыннан  алып азагына  кадәр  фронтта  була.Сталинградтан  алып  Европа илләрен  азат итүгә  кадәр юлларны  үтә.Сталинград  сугышында  күрсәткән  батырлыгы  өчен “Батырлык  өчен” медале  белән  бүләкләнә./p pУл ике  тапкыр  авыр  яралана. 1943 елда Харьков  өчен  барган сугышта каты  яраланганннан соң   өч  ай  госпитальдә  дәвалана  һәм  яңадан  фронтка  китә.1944нче елда Одессаны  азат  итү вакытында аңа  яңадан  дошман  пулясы  эләгә. Дәвалана  һәм   тагын  фронтка  китә. Болгарияне,Румынияне,Югославияне,Венгрияне,Австрия һәм  Чехословакияне азат  итүдә  катнаша.Будапештны  азат  итүдә  күрсәткән  батырлыклары  өчен Кызыл  Йолдыз  ордены  белән  бүләкләнә./p pНәбиулла  бабам  бик  тыйнак  кеше  булган. Ул  сугыш  турында   күп  сөйләргә  яратмый, киресенчә, күбрәк    тормышны  ярата  торган, киң  күңелле  кеше  иде, дип  искә  алалар аның  турында./p p /p pБатталов  Хәким,/p pӘлмәт  шәһәре/p p5нче  гимназиянең/p p5в сыйныфы укучысы/p p /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922166
Язык: 
Татарский