Тыл хезмәтчәне Абзалова Кәмәрия Шамил кызы

pФронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен  дип үз-үзләрен аямаганнар.../p pБезнең авылдашыбыз тыл хезмәтчәне Абзалова Кәмәрия Шамил кызы 1931 нче елның 15 нче гыйнварында  Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. Гаиләдә ун бала тәрбияләнә. Сугыш елларында, ул вакыттагы барлык яшүсмерләр кебек үк, колхозда эшли. Кәмәрия Шамил кызы авыр елларны искә төшерергә яратмый. Әтисе сугышка киткәндә, аңа нибары ун яшь кенә була./p pАның абыйсы Кама-Исмәгыйл мәктәбе директоры була. Һәм әтисе, гаиләләренә җиңелрәк булсын өчен, алып китүен сорый. Өченче сыйныфка Кама-Исмәгыйлгә укырга керә./p pСугыштан соң, мәктәпне уңышлы тәмамлап, барысы кебек үк иртәннән кичкә кадәр колхозда эшләвен дәвам итә./p pЯзмышын «Буровик» шифаханәсе белән бәйли, анда ул пенсиягә чыкканчы санитарка булып эшли./p p1953 елда Бөек Ватан сугышында катнашучы Зарип Абзаловка кияүгә чыга,ире белән 45 ел яши, ике бала тәрбиялиләр, алар даими рәвештә аның янына киләләр. Шулай ук Кәмәрия Шамил кызының дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар./p pСултанова Гүзәл Фаиз кызы,/p pӘлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбенең/p p татар теле һәм әдәбияты укытучысы/p p /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922260
Язык: 
Татарский