p(тыл ветераны, авылдашыбыз Җаббарова Миннур апа истәлекләре./p pӘлмәт районы, Мәмәт мәктәбенең туган якны өйрәнү музее архивыннан алынган материал)/p p /p pСугыш яу кырындагы ир-егетләр/p pгенә түгел,тылдагы бала-чага,/p pхатын-кыз җилкәсенә дә авыр/p pйөк булып төшә./p p“...Безне 1943 елның кышында идарәгә чакырып алдылар.Шушы көннән башлап безнең белән хәрби әзерлек эше алып бардылар.Ул вакытта безгә бары 17 яшь кенә иде әле.Җәй җитү белән Бөгелмәгә урман кисәргә җибәрделәр.Анда кайсыларыбыз утын кисте,кемнәрдер шуны вагонга төяп торды.Ә1944 елны Мәмәткә вербовщик килгәнлегебилгеле булды.Март башларында безне тагын бер тапкыр идарәгә чакыртып алдылар һәм 11 кызга Иваново шәһәренә торф чыгарырга барырга әзерләнә торырга куштылар./p pМенә китәр вакытлары да килеп җитте.Әти-әниләребез ризык хәстәрли,бар булган акчаларын җыеп безне юлга әзерли башладылар.Шулай итеп, Әлмәт районыннан 200ләп 17-18 яшьлек кыз иң авыр эшкә-торф чыгарырга дип Иваново якларына юл алдык.../p pБөгелмәгә килеп җиткәч,товар вагоннарына төяделәр.Безне,Мәмәт кызларын,Таркатсово дигән авылга урнаштырдылар.Әлмәт районыннан килгән башка кызларны Березники,Чернятин,Коромысло дигән авылларга таратып чыктылар.Аякларыбызда мукшы чабатасы,”бахил”дигән брезент оек, өстә кара халат.Без Әлмәт районы Колшәрип авылы кызлары белән бергә эшләдек.Бригадада 24 кеше идек.Билгеләнгән урынның карын көрәп,чистарта идек,чыбык-чабыкларын кистек,аннары туңын алып,казый идек.Казый башлау белән су күтәрелде.Биредә бар җир сазлыклыктан гыйбарәт булып чыкты.Көне буе шул сазлыкны казып,суга батып кайта торган булдык.Оекларыбызны киптерергә урын җитми.Икенче көнне иртән-иртүк шул юеш оекларны,аның өстеннән чабата киеп,тагын шул сазлыкны казырга керешә идек. Шулай интегә торгач, бер ай узып китте./p pШул вакыт эчендә кызлар белән тирәнлеге 3,5 метр, киңлеге булган чокыр казыдык. Аннан соң Картвай канау казырга тотындык.Торф кәсләрен җыеп, берсе өстенә берсен тигезләп биек итеп өябез.Менә шул тора-тора кибә һәм коры торфка әйләнә дә инде. Эш урынына 12 километр җәяү барабыз, җәяү кайтабыз./p pБеренче елны без барганда бараклар да юк иде әле.Икенче тапкыр барганда бараклар төзегеннәр.Шунда немец әсирләрен кертеп урнаштырдылар. Без шулар белән бергә эшләдек. Тормыш шартлары коточкыч авыр булганлыктан, үлемнәр дә күп булды. Кайсы суга төшеп үлә, кемдер бу газапка чыдый алмыйча үз-үзенә кул сала. Кайсыберләрен кыйнап үтерәләр. Безнең авылдан гына да 3 кызыбыз ачлыктан үлән ашап, агуланып, шунда үлеп калды. Авылдан чыгып киткәндә Асия исемлесе “Хуш, авылым” җырын бик моңлы итеп җырлаган иде. Күңеле кире кайта алмасын сизгән, күрмәсең... Мәмәткә кайткач та үлүчеләр күп булды әле. /p p Сугыш беткән булса да, 1946 елның гыйнварында гына кайтырга насыйп булды безгә. Бөгелмәдән 60 километр җәяү кайттык. Менә шулай узды безнең яшьлек еллары. Бүгенге көндә шул сугыш елларының ачы газаплары искә төшсә, җан әрни, күңел сыкрый, күзләргә ирексездән ачы яшь килә”./p p Миңнур апаның әлеге тарихи язмалары киләчәк буынга гыбрәтле истәлек булып калыр дип уйлыйбыз./p pem(Язманы Әлмәт районы Мәмәт мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Мослахова Ильвина, Миннегалимова Язилә авылдашыбыз, Гали абый Нуртдиновның Әлмәт энциклопедиясе өчен туплаган,“1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы вакытында - тыл” дигән мәкаләсен файдаланып әзерләде. Җитәкче: туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Л.Н.). /em/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/922399