Гаиләбез Бөек Ватан сугышында

pБезнең   илебездә  Ватан  өчен  барган авыр сугыш  газапларын  күрмәгән  гаилә  юктыр./p pБабамның  әтисе -  Низамов  Солтан  Каюм улы  1924 нче  елның 15 нче  маенда туган.  Мин  аны  хәтерләмим. Чөнки  ул  мин  бик  кечкенә  чакта  ук  вафат  булган. Бабам  сөйләве  буенча,Каюм  бабай   сигез  балалы  гаиләдә иң өлкән бала булып үскән. Бөек Ватан  сугышы  башлану  белән  унҗиде  яшьлек  егет   үзе теләп  фронтка  киткән.Аның  турында  бабам  авызыннан сөйләнгән  истәлекләрне  искә  төшерәсем килә.../p p...Солтан  Низамов  разведка  төркеме  командиры булып 4елдан артык  барган  авыр  сугыш  юлларыннан узган. 1944 елда  ул  Кёнигсбергны  штурмлаучы  часть  составында  аеруча  зур  батырлыклар  күрсәткән.   Сугышчыларны  һәм  авыр  сугыш  техникасын  елга  аша  чыгарырга  кирәк  була.Ул , заданиене үтәп, фронт  сызыгы аша   үзебезнекеләр  ягына  чыкканда ике  тапкыр  авыр  яралана.Табиблар  аның  ике  аягын   да  кисәргә  булалар.Ләкин  ул  моңа  кискен  каршы  тора,аяксыз калдырмауларын  сорый.  Бәхеткә,озак  дәваланганнан соң аның   хәле  уңай  якка   үзгәрә,ул  аягына  баса./p pБабамның  әтисе  күрсәткән  батырлыклар  турында  эле   дә гаиләбездә  сакланып  торганорден –медальләре  сөйли. Бу -  беренче  һәм  икенче  дәрәҗәдәге  Ватан  сугышы  орденнары , икенче  һәм  өченче   дәрәҗәдәге  Дан  орденнары ,”Сугышчан  хезмәтләре  өчен” медале һәм  дистәдән  артык  юбилей медальләре./p pСугыштан соң  Солтан  бабам  педагогия  училищесында  укып, озак  еллар  мәктәптә укытучы   булып  эшли.  Гомеренең  соңгы  15  елында  нефть  предприятиесендә  хезмәт  итә./p pБабам  сөйләве  буенча, ул бик  киң  күңелле  һәм  батыр  кеше  булган.Мин  аның  белән  горурланам./p pГатина Амелия, /p pӘлмәт  шәһәре 5-нче  гимназиясенең 5б сыйныфы  укучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922907
Язык: 
Татарский