Ул гади солдат булган

pМинем  бабам  Юнысов  Сәгыйть  Зәки  улы  1924 нче елда   Әлмәт  районының  Нәдер  авылында  туган.1942 нче елда  ул  сугышка  китә. Ул  гади солдат  булып  хезмәт  итә.   Авыр юлларны  үтеп,сугыш  беткәннән  соң да  ике ел  дәвамында  армия  хезмәтен үти. Бары  1947  елда гына,бик  күп  яралар  алып,туган  авылына кайта./p pСугыштан  соң  ул  йөк машиналарын  йөртүче   булып  эшли.Бабамның  “Германияне  җиңгән  өчен” исемле  һәм  башка  бик  күп юбилей  медальләре  бар./p p Гарипова Сабина,/p p Әлмәт  шәһәре  5нче  гимназиясенең 5б сыйныфы  укучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922905
Язык: 
Татарский