p Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел/p pчирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар/p pбарлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш/p pхатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының/p pкабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак/p pтарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы –/p pиң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының/p pныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте./p pКызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк/p pбашкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч/p pборылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер/p pбатырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253/p pленинградлының гомере өзелде. Шул авыр хатирәләрне яңартып, 25 гыйнвар/p pкөнне Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музеенда/p p«Ленинградның батырлыгын искә алыйк» исеме астында Елховой урта/p pмәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә батырлык дәресе утте../p pУкучылар игътибарына ленинградлыларның авыр тормышлары бөтен ил/p pөчен авыр чорларда күрсәткән батырлыклары , Ленинградның ябык/p pшәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар ,ачлык һәм/p pсалкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм/p pхатын-кызлар хезмәте, совет солдатларының Ленинградны саклауы/p pтурында сөйләнде. Шулай ук укучылар Елховой авыл тарихы музее/p pфондларында Ленинградны азат итү өчен барган сугышта катнашучы/p pКамалов Салих Хабибулла улының документлары грамоталарын орден/p pкенәгәсен , фотосурәтләрен карый алдылар. Чара ахырында балалар үзләрен/p pбелемнәрен музей хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына җавап/p pбирү белән ныгыттылар ./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/923070