КАСЫЙМОВ ИГНӘТИЙ ГАВРИЛ УЛЫ

p1924 елның 8 февралендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән.br / Бөек Ватан сугышында 1942 елның августынан 1945 елның октябренә кадәр сержант дәрәҗәсендә катнаша. Балтыйк буе фронты составында Иске Русса, Кенигсберг, Витебск һәм Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша.br / Сугыштагы батырлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Байрак ордены, ике «Батырлык өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.br / Сугыштан соң 1950 елның октябреннән 1980 елның гыйнварына кадәр «Татнефть» системасында эшли. Әлмәт районы Васильевка авылында яшәгән.br / МБУ «ЦСМ» АМРbr / Фото: fotohroniki.ru/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/923867
Язык: 
Татарский