pАлар... Алар җыйнап аналарны,br / Балаларны кырга кудылар.br / Казыттылар чокыр, ә үзләреbr / Читтән көлеп карап тордылар.../p pӘ аннан соң чокыр кырыенаbr / Тезделәр дә хәлсез халыкны,br / Зур борынлы, ямьсез бакыр күзлеbr / Исрек майор өскә калыкты./p pКөн яңгырлы иде... Берсен-берсеbr / Этә-төртә кургаш болытларbr / Иелделәр җиргә...br / Юк, бу көнне,br / Бу көнне мин мәңге онытмам!/p pҮзем күрдем, үз күзләрем белән,br / Үкереп акты ничек елгалар;br / Балалар күк ничек үкси-үксиbr / Яшен түкте ярсып җир-ана./p pҮзем күрдем, ничек моңлы кояшbr / Болыт аша җиргә сузылып,br / Үксеп үпте үксез балаларынbr / Соңгы кабат кысып, суырып./p pНәфрәтеннән, йөрәк ачысыннанbr / Көзге урман шашып шаулады.br / Ишетелде калын бер имәннеңbr / Авыр сулап җиргә ауганы./p pЯшь балалар, куркып, аналарыbr / Итәгенә елап ябышты.br / Мылтык тавышы кисте карт ананыңbr / Йөрәгеннән чыккан каргышны./p pБер кечкенә бала, яфрак төслеbr / Калтыранып, төелеп яшенә,br / Анасының итәк арасынаbr / Бөдрә чәчле башын яшерә./p pУл сарыла шашкан анасына,br / Нәни күңеле сизә, күрәсең!br / — Аталар бит, әнием, яшер мине,br / Әнием, бәгърем, килми үләсем!../p pАна, иелеп, ике кулы беләнbr / Күтәрде дә җирдән баласын,br / Күкрәгенә кысты һәм мылтыккаbr / Каршы тотты йөрәк парасын./p pБала кинәт аңа ыргытылды,br / Ачы тавыш өзде йөрәкне:br / — Мин яшисем килә, әнием, җибәр,br / Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми.../p p— Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,br / Йом күзеңне, күзең күрмәсен!br / Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...br / Палач тереләй җиргә күммәсен!../p pБала йомды күзен...br / Ак муеныннанbr / Кызыл тасма төште, салынып.br / Ауды җиргә бергә ике тормыш,br / Бер-берсенә ябышып, сарылып./p pКүк күкрәде кинәт, җил сызгырды,br / Җир елады кысып тешләрен.br / Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..br / Нишләдең . син, җирем, нишләдең?/p pӘйт син миңа, миллион еллар яшәп,br / Син бакчалы, күлле, чәчәкле,br / Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдәbr / Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!/p pКүтәр, илем, хаклык байрагыңныbr / Буяп җирнең канлы яшенә,br / Үлем булсын нуры, ана канын,br / Бала канын эчкән вәхшигә!/p p1943, октябрь/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/926003