pБер тиенлек бакыр акчадан башланган Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее фондлары әле бүген дә экспонат җыюын дәвам итә. Аның фондларында берсеннән - берсе кызыклырак 14 мең 480 экспонат бар. Бу экспонатларның һәрберсенең килеп чыгышы турында мәгълүмат тупланган. Шул мәгълүматларга таянып тарих битләрендә яңа эзләр пәйдә була һәм тарих тулыландырыла.br / Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Гаилә елы уңаеннан җыелган экспонатлардан яңа күргәзмә ачылды. Бу күргәзмәдә илебезнең төрле почмакларыннан авылдашларыбыз,авылга кайткан кунаклар тырышлыгы белән музейга бүләк итеп бирелгән берсеннән - берсе кызыклы 40 төрлеэкспонат куелган. Күргәзмәгә куелган экспонатлар арасында борынгы 1886 елгы 7 метр озынлыгындагы бирнә сөлгесе, стена бизәге, кашага,ашъяулык, беренче янгын сүндерү машинасы макетыннан алып бүгенге көн белән бәйле экспонатлар куелган. Шул экспонатлар арасында дәхшәтле Бөек Ватан сугышы чорларын хәтерләткән экспонатлар да бар - тонометр һәм Бөек Ватан сугышы вакытында чыгарылган татар җырлары яздырылган пластинкалар. Бүгенге көнгә хәтле сакланган гасырлар кичкән мондый экспонатларны очрату могҗиза булып тора.br / Беренче тапкыр терекөмешле сфигмоманометрны ( кан басымы үлчәү приборы) 1896 елда Италия табибы Сципион Рива-Роччи уйлап тапкан. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби госпиталләрдә яралы сугышчыларга ярдәм күрсәткән вакытта аларның кан басымнарын үлчәү өчен нәк тә шундый сфигмоманометрны кулланганнар.Бу кызыклы экспонатны тапшыручы авылдашыбыз, Мингалимова Сания Габдулла кызы үзе дә югары категорияле фельдшер булып, инде 43 ел Әлмәт шәһәре һәм район халкының сәләмәтлеген кайгырту эстендә эшли./p pАвтор текста: заведующая музея М.М.Газизова/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/925990