pПетр Бакалдин Әлмәт районының Красновидово авылында 1926 елның 15 гыйнварында крестьян гаиләсендә туган. Яшь булуына карамастан,1943 елның августында,17 яшендә үк, армиягә алына һәм Бөек Ватан сугышында катнашты.br / 178 нче полкында санитар булып хезмәт итте. Сугышчан иптәшләрнең гомерләрен саклап калу, ут астында яралыларга беренче ярдәм күрсәтү һәм аларны сугыш кырыннан алып чыгу – аның өлешенә авыр һәм җаваплы эш туры килде. 1944 елның маенда Петр Григорий улы хезмәтен тәмамлый һәм тыныч тормышка кайта. Лаеклы бүләк – Ватан сугышы ордены, ә соңрак аның җиңү өлешен билгеләп үтүче берничә юбилей медал алды.br / Сугыштан соң Бакалдин үзен тыныч хезмәткә багышлый, «Нефтяник»совхозында балта остасы булып эшли.br / МБУ «ЦСМ» АМР/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/927364