КӘШИФ ЗӘКИ УЛЫ ЗАРИПОВ
Опубликовано чт, 30/11/2023 - 15:47 пользователем TatFrontu.ruКәшиф Зәки улы Зарипов 1920 нче елның 1 нче гыйнварында Азнакай районы Әсәй авылында туа. 1928 нче елда Әсәй башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1938 нче елда Азнакай урта мәктәбен тәмамлый. 1939 нчы елда Казанда укытучылар әзерләү институтында укуын дәвам итә. 1940 нчы елның февралендә армия хезмәтенә алына, Украина фронтында, 1942 нче елның июль –август айларында Сталинград шәһәрен саклау сугышларында катнашып, каты яралана. Ике тапкыр сугышчан орден һәм 3 медаль белән бүләкләнә.








