Фронтовики

Фронтовики - люди, служившие во время войны в действующих частях на фронте, участвовавшие в сражениях.

ХАКИМОВ ЗӘКИ МИНГАЛИМ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Хакимов Зәки Мингалим улы,1924 нче елда Беренчемай районы (Әлмәт районы) Иске Багряҗ Елховой авылында туып үскән. Елховой җидееллык мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышына аны әти-әнисе һәм туганнары озатып калган.

ВИЛДАНОВ МИНГАТА ВИЛДАН УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

Вилданов Мингата Вилдан улы 1924 елның 25 октябрендә Беренчемай районы Елховой авылында туган. Ватаны өчен көрәшкә дип, ул 1942 елны Беренчемай районы РКБсыннан башка барлык сугышчылар белән берлектә чыгып китә.

МУСТАФИН РАХИМҖАН МУБАРАКША УЛЫ

Мустафин Рахимҗан Мубаракша улы 1924 нче елда Беренчемай районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туып ускән. Елховой җидееллык мәктәбенең өченче сыйныфын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы башлануга башка барлык авылдашлары белән таш күпер аша, Чирмешән военкоматына юнәлгән. Аннан аларны Шентала станциясеннән поездга утыртып сугышка озатканнар.

ТУКАЕВ НӘҖИП ХАМАТГАЛИ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Тукаев Нәҗип Хаматгали улы 1912 елда Беренчемай районы ( Әлмәт районы) иске Багряҗ – Елховой авылында туып үскән. Елховой җидееллык мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлаган. Балачактан ук колхозда эшләгән. Бөек Ватан сугышы башлануга гаиләсе белән бәхилләшеп, Ватанын якларга дип сугышка чыгып киткән. Елховойлыларны Акташ военкоматы аша сугышка озатканнар.Сугышта 1941 елдан 1945 елга хәтле Ватаны өчен яусыз сугышларда катнашкан. Батыр йөрәкле, курку белмәс егет, сугышта үзенең иптәшләренә чолганыштан чыгарга ярдәм иткән. Сталинградны азат итүдә катнашкан.

МИНХАЕРОВ ГОСМАН ЗИАТДИНУЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

Минхаеров Госман Зиатдин улы1924 елда Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. Елховой җидееллык мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлаган. Бөек Ватан сугышына 1943 елда чыгып киткән. Рядовой Госман Зиатдин улы Сталинградны азат итүдә катнашып күп батырлыклар күрсәткән.Сугыш аны Германиягә хәтле алып барган. Минхаеров Госман Зиатдин улы Германияне җиңүдә үзеннән зур элеш керткән. Туган авылы Түбән Абдулга кайтканда аның күкрәген Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен медале” һәм “Сталинградны азат итү” медалләре бизәп торган.

СТОЛЯРОВ НИКОЛАЙ ЗАХАРОВИЧ

Место рождения: ТАССР Бугульминский район Старо – Сумаруковский с/с Дата рождения: 5 декабря 1925 год Призвался на службу в 1943 году, когда исполнилось 18 лет Звание: Гвардии старший сержант

КУЗНЕЦОВ СТЕПАН РОМАНОВИЧ

Место рождения: Татарская АССР, Челнинский р-н, с. Н.-Афанасово год рождения -1905 Причина выбытия: попал в плен (освобожден) Источник информации: ГА Республики Татарстан Дата призыва: 23.06.1941 Воинское звание: рядовой Дата выбытия: 01.07.1994 Информацию предоставил: внук - Еланский Евгений Геннадьевич, руководитель Центра «Патриот», заведующий м(п)к «Ровесник»

ЕЛАНСКИЙ МИХАИЛ ЯКОВЛЕВИЧ

Место рождения: Татарская АССР, Ямашинский р-н,1905 года рождения Место призыва: Акташский РВК, Татарская АССР, Акташский р-н Дата призыва: 10.08.1942 Воинское звание: красноармеец; рядовой

ИБРАГИМОВ ХАҖИП ИБРАГИМ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ибрагимов Хаҗип Ибрагим улы 1905 елда Беренчемай районы( хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туган. 1941 нче елның 15 сентябрендә Беренчемай районы РКБ сыннан Ватанны сакларга дип сугышка китә.