Әтием истәлекләре
Опубликовано чт, 13/10/2022 - 16:30 пользователем TatFrontu.rupУрамнан әкрен генә атлап барган олы яшьтәге күкрәге тулы медальле ветеран бабайларны күрсәм, йөрәгем сыкрап куя, күзләремнән үзем дә сизмәстән, кайнар яшьләр бәреп чыга. Күз алдыма чәчләре чалланган әтием килеп баса. Ул да исән булса, шушы ветераннар арасында булыр иде, дип уйлап куям./p p Яшисен яшәп, балаларыннан хөрмәт һәм ярату хисе тоеп, мәңгелеккә күчкән әтием безнең өчен һаман исән. Авылдагы өй ишеген ачып керүгә ,,кайттыңмы , кызым” - диеп дәшәр шикелле./p









