Алар илгә Җиңү алып кайттылар
Опубликовано вт, 21/06/2022 - 12:46 пользователем TatFrontu.ruЗиннуров Латыйп Зиннур улы 1903нче елның 1 нче гыйнварында Татарстан республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 5 бала була алар. 3 малай һәм ике кыз. Сугыш башлангач, Латыйп, Талыйп һәм Харис туган җирләрен фашистлардан сакларга дип фронтка китәләр. Харис сугышта хәбәрсез югала. Латыйп белән Талыйпка исән-имин туган җирләренә кайтырга насыйп була.