Новости

Крейсер "Аврора"

4 июня 1897 года на верфи "Новое Адмиралтейство" в Петербурге было начато строительство крейсера "Аврора". Во время Великой Отечественной войны в тяжёлые годы ленинградской блокады "Аврора" стоял у стены в порту Ораниенбаума и подвергался немецким обстрелам и бомбардировкам.

Тыл хезмәтчәне Габделгаффарова Мәргыя Корбангали кызы

Габделгаффарова Мәргыя Корбангали кызы 1929 елның 25 апрелендә Әлмәт районы Шарлама авылында (Сөләй авыл хуҗалыгы) туа. Бала вакытлары әти-әниле үтә, ике абыйсы бар. Шул сәбәпле, бала вакытларында авырлыкларны бик курмәдем, дип искә ала Мәргый Корбангали кызы. Әти- әнисе олы яшьтә булсалар да, колхозда эшләгәннәр. Олы абыйсын Совет армиясенэ алгач, Бөек Ватан сугышы башлана, шул китүеннән туры сугышка китә. 1945 елда исән-сау әйләнеп кайта. Ә кече абыйсы Ленинград фронтына эләгә, 1943 елда каты яраланып Рябино госпиталендә үлә. Исеме “Хәтер” китабында бар.

Ерак бабам - горурлыгым

Минем Ерак бабам (әниемнең әнисенең әтисе) Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1921нче елның 15нче февралендә Лаеш районы Хәерби авылында туып үскән. 1941нче елның сентябрендә ул сугышка алына һәм 1293нче укчылар полкы белән фронтка китә. Зариф бабам разведчик итеп билгеләнә һәм Тула шәһәренә таба барган сугышларда разведчик була. 1942нче елның августындаТула өлкәсендәге Луковка авылы өчен барган сугышта каты яралана, Пермь шәһәренең 3131нче номерлы госпиталенә озатыла.

Фронттан хатлар.

Кан коюлы hәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 77 ел вакыт аерып тора. 77 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә.

Ихсанов Расих абыйның бүген туган көне

01.06.2022 ел. Тайсуган авылында яшәп иҗат итүче Ихсанов Расих абыйның бүген туган көне. Яшьтән үк хезмәт белән чыныгып, ачлыкны да, юклыкны да күреп үсә ул. Үзеңне бөтен барлыгың белән хезмәткә багышлау өчен артыңда ышанычлы тылың булу кирәк. Яшьли табышып, кавышкан тормыш иптәше Мәрьям апа белән алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, килешеп яшиләр. Расих абыйга ныклы сәламәтлек, зурдан зур уңышлар, балалар, оныклар сөенечен теләп Тайсуган мәдәният йорты хезмәтчәннәре буләк тапшырдылар. РДК

«Мы помним, мы гордимся» - патриотический час

31 мая в Верхнеакташском СДК прошел патриотический час «Мы помним, мы гордимся» посвященный ветеранам и труженикам тыла Великой Отечественной войны. Шилова Виктория прочитала биографию своей прабабушки Рузановой Анны Фроловы 1929 года рождения, рассказала истории, которые рассказывала ей прабабушка о тяжелой жизни во время войны, как 12-14 летние мальчишки и девчонки трудились в колхозах на благо Родины и понимали, что тем кто на фронте намного тяжелее. Также с детьми познакомились с биографией ветеранов села участвующих в Великой Отечественной войне.

Әлмәт районы Маресьевы

Әлмәт раонында Салкын Алан дигән авыл бар. Аның халкы үз авылының тарихын белә һәм аны саклый. Мәктәп бу авылның тарихи сәхифәләрендә аерым урын алып тора. Хәзерге көндә мәктәп ябылган, ләкин аның тарихын сөйләүче документлар сакланган. Заманында Салкын Алан мәктәбе тирә-якта дан тоткан. Ә аның даны Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Нури Сибгатулла улы (29.06.1909-13.04.2003) исеме белән бәйле.

Җиңү бәйрәме

Җиңү көне - яшьле күзләр бәйрәме ул.Җиңү көне - безнең өчен һәрвакыт горурлык,сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Безнең 5нче гимназиядә Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү буенча күп эшләр башкарыла. Яшь армиячеләребез -9,10,11 нче сыйныф укучылары шәһәребездә узган Җиңү парадында катнаштылар. 46 укучыдан торган хәрби расчет үзәк мәйданнан тантаналы марш белән тигез атлап үттеләр.Парадта катнашучылар расчеты белән 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәтгәрәев Ильяс җитәкчелек итте.

Җиңү көне белән!

Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. 1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Дошманга каршы кырыс көрәш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Җиңү кыйммәткә төште. Миллионнарча ватандашлар сугыш кырларында башларын салды, партизанберләшмәләрендә һәлак булды, концлагерьларда җәфа чикте.