Батырлык дәресеБезнең авылдашларыбыз Ленинградны саклауда
Опубликовано чт, 23/01/2025 - 15:30 пользователем TatFrontu.rupСугыш инде күптән беткән. Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел чирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды.









