Халык хәтереннән мәңге җуелмас
Опубликовано ср, 17/03/2021 - 11:16 пользователем TatFrontu.ru1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы онытылмаслык вакыйгага быел 77 ел тулды. Халкыбыз хәтерендә бу куркыныч еллар тирән яра булып, гел сулкылдап торачак. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Невадагы шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр камалышта кала. Ул вакытта шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә 3 миллионга якын кеше яши. Анда снаряд, мина, танклар, самолетлар җитештерә торган хәрби заводлар урнашкан була.