ГАМИРОВ ГАЛИ ГАМИР УЛЫ

Гамиров Гали Гамир улы 1905 елда  Беренче Май районы ( Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында, крестьян гаиләсендә туа.

Өч класс белеме булган егет колхозлашу чорларында бик актив булып, колхозга бирелгән “Фордзон” тракторын йөртеп алып кайта. Шул вакытта Түбән Абдул халкы беренче мәртәбә трактор күрә.

Гали Гамир улы сугыш башланганчы җиде ел армия хезмәтендә булып кайта. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач авылның иң чибәр, уңган кызы Гатупова Муксинә Гатуп кызына өйләнеп, алты  бала алып кайталар.

 1939 елда Фин сугышында катнаша.  Сугыштан соң бик озак тынычланып торырга туры килми аңа. 1941 елда Бөек ватан сугышы башлана. Сугышка Гамировлар гаиләсеннән дүрт  ир туганы чыгып китә, Госман, Рауф, Ибрахим һәм Гали.

Сугышына киткәндә Галине берсеннән  - берсе кечкенә алты  баласы һәм тормыш иптәше Муксинә  озатып кала.

Гали Гамир улы Бөек Ватан сугышында  офицер булып, Сталинградны азат итүдә,Мәскәү янындагы сугышларда, һәм Крымны азат итүдә катнаша.

1943 елда каты яраланып госпитальгә эләгә.Госпитальдән соң аякка басып тагы сугышка кереп китә.Сугыштан туган авылына кайтканда бу батыр әтинең  күкрәген орден – медалләр бизи.Аның исән-  имин, җиңү белән туган авылы Түбән Абдулга кайткандагы күңелендәге шатлыгын, әйтеп  кенә бетерерлек булмый.

Хатыны белән балалары аны авылның кыр капкасыннан каршы алалар.

Гаиләсенә бары тик шатлыгын гына күрсәтергә тырышса да, Гали Гамир улына сугыш кырларында бердә  җиңелләрдән булмый.Сугыштан кайтканда ул икенче группа инвалид булып ,үпкәсенә һәм тын юлларына  салкын тидереп, яраларның өзләре дә күренеп тора торган булып кайта.

Авылга кайткач та, бу үҗәт кеше бердә тик тормый. Авылдашы һәм дусты белән Бөгелмә шәһәренә  барып элктрикка укып кайталар, ә аннары Шушма елгасының суын буып  анда электростанция ясап куялар. Озак та узмый янына су тегермәне дә булдыралар. Авыл өчен мондый тегермән бик кирәк була, чөнки кул белән ярган бодай гына озакка җитми. Бу тегермәнгә Түбән Абдул, Елховой һәм күрше – тирә авыллардан да халык чират торып килә торган була.

Авылдан ерак түгел генә сугыш вакытында юкка чыккан алма бакчасына да бик эче поша аның, әллә ни озак уйлап тормый, авыл җирлеге башлыгы белән киңәшләшә дә 100 төп алмагач агачын алып кайтып, күршеләр   һәм үзенең үсеп килүче уллары  белән бергәләшеп агачларны утыртып та  куялар. Мал –туар кермәсен дип, матур итеп тирәләп тә алалар. Кырдагы бердән – бер коедан алмагачларга чиләк белән ташып, су сибәләр. Бу бакча хәр яз,май аенда ап –ак булып шау чәчәктә утырса, көзгә бик мулдан уңыш та бирә. Авыл халкы рәхәтләнеп тәмле алма белән сыйлана.

Әммә сугыштан алып кайткан яралар үзенекен итә, Гамиров Гали Гамир улы 1968 елның җәй аенда якты дөнья белән мәңгегә хушлаша.Аны Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр.

Текстның авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова ММ.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905702
Язык: 
Татарский