НУРУЛЛИН МӘГСУМ ГИЛЯЗ УЛЫ I ДӘРӘҖӘ ВАТАН ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

  Нуруллин Мәгсум Гиляз улы 1915 елның 22 декабрьндә Беренчемай районы (Әлмәт районы) Елховой авылында крестьян гаиләсендә  туган.

1922нче – 1926нче елларда Елховой җидееллык мәктәбендә белем алган. 1926 -1929 елларда Чистополь шәһәре мәктәбендә укыган. 1946 -1948 елларда Чирмешән районы Мәмәк авылында  маллар врачына укыган. Авылда колхоз төзелеп кенә килә торган чорда колхозга кереп, анда төрле эшләрдә эшләп, колхоз үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән.

Бөек Ватан сугышы башлангач бөтен авылдашлар белән берлектә, сугышның беренче көннәреннән  үк Ватанны саклап сугышка чыгып киткән.

Сугышта Сталинградны азат итүдә, Киевны азат итүдә, Будапешетны азат итүдә катнашып бик зур батырлыклар күрсәткән һәм сугыштан җиңү белән Туган авылы Елховойга кайту бәхетенә ирешкән. Мәгъсүм Хаҗи улының сугыштан кайтканда күкрәген ике орден бизәгән берсе аның “Кызыл йолдыз ордены” икенчесе “1 нче дәрәҗә Ватан ордены”, шулар янында күп кенә медалләр дә булган.

Сугыштан кайткач Мәгсум Гиляз улы, 1946 елда, Елховой җидееллык мәктәбендә   укучыларны хәрби укуларга өйрәткән.

1948 - 1958 елларда Елховой авыл советы җитәкчесе булган.

1958 - 1966 елларда Чирмешән районы Кади авылы урманчы хуҗалыгын җитәкләгән.

1966 - 1978 елларда Елховой авыл сельпосын җитәкләгән.

2018 елда Мәгсум Гиляз улы мәңгелек йортка күчә, аны Елховой авыл зиратына җирлиләр.

Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе, Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905833
Язык: 
Татарский