ГАТИН ШАКИР ГАТИН УЛЫ IIНЧЕ ДӘРӘҖӘ ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

Гатин Шакир Гатин улы 1918 нче елда Беренче Май районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туа.

Яңа гына өйләнеп, гаилә корып яши башлаган була әле ул, Бөек Ватан сугышы башланганда. Шакир Гатин улы, сугышка башкалар белән беррәттән аркасына солдат “катомкасын“ асып, таш күпер аша, Чирмешән район үзәгенә юнәлә. Аннан Шынтала станциясеннән киткән поезд барсын да фронтка алып китә. Аңа әзерлекләү курсларыннан соң кече сержант званиясе бирәләр. Авылдан киткәндә ук күңеленә: “Тизрәк дошманны тар-мар итеп илебездән куып чыгарырга да, яңадан гаилә янына кайтырга”, дип нык басып, чыгып китә ул. Поезда барганда ук, аларның поездын алда снаряд төшеп шартлау аркасында тукталган эшелон туктата. Башка поездан инде күп кенә яралы солдатларны күчереп утырталар. Җирдә инде башка беркайчан да күзен ачмаска дип йомган солдатлар ята. Бу күренеш бик ямьсез булсада, эшелондагылар күңелендә  бары тик дошманга карата көчле нәфрәт уты уята. Гатин Шакир сугышның беренче елыннан алып җиңү көненә хәтле фронтта, дошманнар белән батырларча көрәшә.

1946 елда яңадан туган авылы Түбән Абдулга Җиңү белән кайтканда, аның күкрәген  “Батырлык өчен“ медале, “II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены”, “Германияне җиңүдә катнашкан батырлыгы” медале, ”Батырлык һәм Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен“ медалләре бизәп тора торган була. Сугыштан кайтканның икенче көнендә колхозга механизатор булып эшкә керә. Сугыштан соң колхозны күтәрүдә, ул үзеннән бик зур элеш кертә. “Путь к коммунизму” колхозының атаклы механизаторы исемен ала.

Гатин Шакир Гатин улы 1975 нче елда Социалистик ярышларда җиңү яулый. Аңа тантаналы рәвештә “ Җиңү билгесен” тапшыралар.

Сугыштан соңгы авыр елларда илне күтәрү дә, аларга туры килә. Бөтен гомерләре буена илне аякка бастыру өстендә эшлиләр алар. Шушы тырышлыклары өчен Гатин Шакир улы “ Ветеран труда” медале белән бүләкләнә.

2005нче елның дүртенче маенда, ул дөнья белән мәңгегә хушлаша. Аны Түбән Абдул авылы зиратында җирлиләр.

Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе, Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905889
Язык: 
Татарский