ЗИАНГИРОВ ВАГИЗ ЗИАНГИР УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

        Зигангиров Вагиз Зиангир улы 1918 елның 5 октябрендә, Әлмәт районы Елховой авылында туа.

        Бөек Ватан сугышы башланганда Вагиз Зиангир улы Кызыл Армия сафларында хезмәт итә торган була. Аның хәрби дәрәҗәсе серҗант, ә хәрби белгечлеге - отделение командиры.  Зиангиров Вагиз Зиангир улы сугыш кырларында бик күп батырлыклар һәм хәрби осталык күрсәтеп Германиягә хәтле барып җитә.Кенсбергны азат итүдә катнаша. Көчле, аяусыз  сугышлар вакытында бик нык яралана. Хәрби госпитальдән соң яңадан сугышчылар сафына баса .Вагиз Зиангир улы  1940 елның ноябреннән 1946 елның июленә кадәр сугышта була. Туган авылы Елховойга  зур җиңү белән, икенче группа инвалид булып ,1946 елның матур җәй аенда күкрәге тулы орден медалләр белән кайтып төшә.

       Зиангиров Вагиз Зиангир улына  хөкүмәт тарафыннан бирелгән бүләкләр:  « Кызыл йолдыз ордены» № 529426, « Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы  ордены»,  « Батырлык өчен » медале №841417, « Германияне җиңгән өчен» медале, «Кенсбергны алу» медале һәм башка медалләр.

Туган авылында гаилә корып, тормыш иптәше Мосалия Вагиз кызы белән 4 ул һәм бер кыз үстерәләр.Вагиз Зиангир улы үзенең хезмәт юлын бары тик  Елховой авыл сельпосында үтә, ул анда 47 ел эшли.

Тормыш иптәше Мосалия Вагиз кызы 2003 елда үлеп киткәннән соң, ул да озак тормый бакыйлыкка күчә.Авыл кахарманы Зиангиров Вагиз Зиангир  улын  Елховой авылы зиратында җирлиләр. 

Текстның авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906737
Язык: 
Татарский