СИБГАТУЛЛИН ХАНИФ СИБГАТ УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫКАВАЛЕРЫ.

Сибгатуллин Ханиф  Сибгат улы1905 елда Беренчемай районы

(хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туган.

Бөек Ватан сугышының беренче көнненнән үк Беренчемай районы РВКсыннан сугышка чыгып китә.1941 нче елда Ленинград блокадасын азат итүдә катнаша.1944 нче елда каты яралардан соң туган авылы Түбән Абдулга кайта. Озак ял итеп тормый,Карл Маркс исемендәге  колхозга счетовод булып эшкә керә.

Дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләре: беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Ленинградны азат итүдә катнашкан өчен» медале, «Сугышчан батырлык» медале.

Хәниф Сибгат улы үзенең туган авылы Түбән Абдул авылы зиратында җирләнгән.

 

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906948
Язык: 
Татарский