АХМЕТШИН ШАКИР ЗАКИР УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ахметшин Шакир Закир улы 1926 елныж 20 апрелендә Беренчемай

( Хәзерге Әлмәт  районы) Түбән Абдул авылында туа.

Беренчемай районы РВК сыннан 1943 елда сугышка чыгып китә.Фронтта ул пулемётчик була.Япония самурайларына каршы да сугышырга  туры килә аңа.1946 елда җиңү яулап туган авылы Түбән Абдулга кайта.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены,«Японияне җиңгән өчен»медале белән бүләклиләр.

Сугыштан кайткач та « Путь к коммунизму» колхозын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.

Бүгенге көндә Шакир Закир улы  туган авылы Түбән Абдул, авыл зиратында җирләнгән.

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906947
Язык: 
Татарский