ДӘРЗЕМАНОВ ХӘБИБУЛЛА НАСЫЙБУЛЛА УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘДӘГЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Дәрземанов Хәбибулла Насыйбулла улы 1916 елда Әлмәт районы Елховой авылында туа.

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбибулла Нәсыйбулла улы 1941-1946 елгы кан кыюлы аяусыз сугышта бик күп батырлыклар күрсәтеп  дошманнар белән көрәшә.

Өлкән серҗант Дәрземанов Хәбибулла Насыйбулла улы Ватанын дошманнардан саклап калу өчен бөтен көчен куя. Тик  сугышның ачысын – төчесен күргән авылдашыбыз сугышта булган хәлләр турында бик сөйләргә яратмый. Әммә аның сугышта күрсәткән батырлыгын  күкрәген бизәгән «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы  ордены һәм башка медалләре күрсәтеп тора.

Сугыштан Җиңү белән кайткан тыныч, сабыр холыклы  Хәбибулла Дәрземанов  Елховой авылының җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлардагы балаларга гыйлем бирүне үз өстенә ала.Еллар узгач, лаеклы ялда мәктәптә кочегар булып эшли.

1996 елда ул якты дөнья белән саубуллашып бакыйлыкка күчә.Өлкән серҗант Дәрземанов Хәбибулла Насыйбулла улын  Елховой авылы зиратында җирлиләр.

 

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906945
Язык: 
Татарский