ИБРАГИМОВ ХАҖИП ИБРАГИМ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ибрагимов Хаҗип Ибрагим улы 1905 елда Беренчемай районы( хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туган.

          1941 нче елның 15 сентябрендә Беренчемай районы РКБ сыннан Ватанны сакларга дип сугышка китә.

Стрелковый полкның оста стрелогы була.Ленинград блокадасын азат итүдә һәм Германияне җиңүдә катнаша. Ибрагимов Хаҗип җиңү сәгатләре сукканда Германиядә була.Ул 1945 елның октябрь аенда туган авылы Түбән Абдулга җиңү алып кайта. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Хаҗип Ибраһим улын « Ленинградны азат итүдә катнашкан өчен» медале, «Германияне җиңгән» өчен медалләре белән бүләклиләр.Сугыштан соң 1965 елга хәтле, җиде бала атасы  Ибрагимов Хаҗип « Путь к Коммунизму» колхозында тракторда эшләп мактаулы тракторчы исемен ала.

         Бакыйлыкка күчкәч  Ибрагим Хаҗип улын Туган авылы Түбән Абдул зиратына җирлиләр.

 

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/907189
Язык: 
Татарский