ТУКАЕВ НӘҖИП ХАМАТГАЛИ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Тукаев Нәҗип Хаматгали улы 1912 елда Беренчемай районы ( Әлмәт районы) иске Багряҗ – Елховой авылында туып үскән.

Елховой җидееллык мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлаган. Балачактан ук колхозда эшләгән.

Бөек Ватан сугышы башлануга гаиләсе белән бәхилләшеп, Ватанын якларга дип сугышка чыгып киткән. Елховойлыларны Акташ военкоматы аша сугышка озатканнар.Сугышта 1941 елдан 1945 елга хәтле Ватаны өчен яусыз сугышларда катнашкан.

Батыр йөрәкле, курку белмәс егет, сугышта үзенең иптәшләренә чолганыштан чыгарга ярдәм иткән. Сталинградны азат итүдә катнашкан.

1946 елда күкрәге тулы орден медалләр белән (вак төяк яраларны санамаганда) сау-сәләмәт килеш туган авылына кайтып кергән.

Сугыштан кайткач тынгы белмәгән Нәҗип Хаматгали улы үзенең яраткан колхозына эшкә кергән.

1985 елны Бөек Ватан сугышы ветеранын авылдашлары соңгы юлга озаталар.Аны Елховой авылы зиратына җирлиләр.

 

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/908434
Язык: 
Татарский