ХАКИМОВ ЗӘКИ МИНГАЛИМ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Хакимов Зәки Мингалим улы,1924 нче елда Беренчемай районы (Әлмәт районы) Иске Багряҗ Елховой  авылында туып үскән.  Елховой  җидееллык мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышына аны әти-әнисе һәм туганнары озатып калган.

Сугышта аңа бик күп күрергә, күп кенә авыл һәм шәһәрләрне дошманнардан азат итүдә катнашырга туры килә. Германиягә хәтле барып җитә ул, әммә сугыш тәмамлангач та кайбер җирләрне качып калган дошманнардан чистарту өстендә эшлиләр. Туып –үскән авылы Елховойга ул, бары тик 1947 елның ахрында гына, күкрәге тулы орден – медалләр белән, инде өметләре өзелеп бара торган гаиләсен олы шатлыкка күмеп кайтып керә.

Җиңү алып кайткан бу салдатны барлык авылдашлар бергә каршы алалар.

Зәки Мингалим улы яшәгән урамда ул төнне йоклаучы булмый.

Батыр йөрәкле сугышчы озак ял итеп тормый җиң сызганып “Путь к коммунизму» колхозына эшкә керә.

Гомерен авылы өчен, аның тормышын күтәрүгә багышлаган Бөек Ватан сугышы ветераны Хакимов Зәки Мингалим улын 1996 елда, авылдашлары хөрмәтләп  сонгы юлга озаталар.

 

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

 

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/908491
Язык: 
Татарский