ВИЛДАНОВ МИНГАТА ВИЛДАН УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

Вилданов Мингата Вилдан улы 1924 елның 25 октябрендә Беренчемай районы Елховой авылында туган.

Ватаны өчен көрәшкә дип, ул 1942 елны Беренчемай районы РКБсыннан башка барлык сугышчылар белән берлектә чыгып китә.

Хәрби дәрәҗәсе сержант, хәрби белгечлеге  отделение командиры була. Сугыш беткәч 1945 елның көзендә күкрәге тулы орден-медалләр белән икенче группа сугыш инвалиды булып туган-үскән авылы Елховойга кайта. Кайтканның икенче көнендә колхозга булышу теләге белән плотник булып эшкә урнаша. Вилданов Мингата Вилдан улы авылда танылган балта остасы була. Авылның төзелеш эшләреннән тыш, ул тәрәзәләргә матур итеп кәрнизләр ясый, авыл капкаларына матур бизәкләр төшерә.  Авылның җимерек терлекчелек фермаларын сүтеп яңадан торгызырга булыша, бик күп халыкка яңа йорт җиткереп керүдә дә аның өлеше зур була.  Шуның белән бергә гаилә корып биш бала үстерә. 46 ел гомерен колхозны һәм авылны төзекләндерүгә багышлый.

1984 елда пенсиягә чыга.

Бөек Ватан сугышы ветераны Вилданов Мингата Вилдан улы, 2005 елның 28 маенда якты дөнья белән хушлаша. Аны туган авылы Елховой зиратына җирлиләр.

 

Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

 

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/908451
Язык: 
Татарский