ХАКИМОВ ФАХРАЗЫЙ БАРИ УЛЫ

 1920 елны   Миңлебай авылында туган. 1941 елда Бөек Ватан сугышына киткән. Хәрби фельдшер, подполковник. 1945 елда җиңү яулап кайткан. Шәхсән ул үзе Украина, Курск, Воронеж, Сталинград, Калинин, Полтава, Белоруссия, Латвия, Литва, Эстония, Польша, Германияне фашистлардан азат итүдә катнаша, 3 тапкыр яралана, 2 тапкыр контузия ала.

     Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз, I,II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике “Батырлык өчен”, ике “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре, Сталинград, Киев оборонасы өчен һ.б. 20 дән артык медальләр белән бүләкләнә.

Хакимов Фахразый Бари улы 32 ел армиядә хәрби фельдшер булып хезмәт итә.

Латвиядә яшәгән, 2015 елны үлгән.

Дополнительные фотографии: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/909587
Язык: 
Татарский