РАВИЛОВ ӘГЛӘМ РАВИЛ УЛЫ

Равилов Әгләм Равиль улы 1909 елның 18 декабрендә, Беренчемай районы Түбән Абдул авылында ишле крестьян гаиләсендә туа.

Бөек Ватан сугышы башланганчы “ Путь к коммунизму”колхозында хисапчы булып эшли.

Сугыш башлану турындагы хәбәрне ул эшендә ишетә. Ул елларда авылдагы барлык яңалыкны да колхоз радиосы аша тапшыра торган булалар. Икенче көнне үк Равилов Әгләм  бөтен хәзерлеген күреп, күрше Чирмешән районына урнашкан военкоматка юнәлә.

Аны, 1941 елның 25 июнендә  Кызыл Армия сафларына алалар. Әгләм беренче мәртәбә көчле сугышта, 942  нче сугыш частенең стрелок полкында, Калининград фронтында була. Батыр йөрәкле, курку белмәс авыл егете һәрвакыт сугышның алгы сызыгында булырга тырыша. 1941 елның 22 декабрендә бик көчле сугышлар вакытында ул  каты яралана. Башка барлык яралы сугышчылар белән берлектә Әгләм Равиль улын да Улан -Уде шәһәрендә урнашкан хәрби хастаханәгә урнаштыралар. Хастаханәдә батыр сугышчы бер елга якын дәвалана. Көчле яралардан соң аякка басар өчен бик күп көч түгәргә туры килә аңа.  Шундый  яралардан соң да ул, үзенең Туган илен сакларга теләге зур булуын күрсәтеп үзен фронтка җибәрүләрен сорый, әмма үтенечен кире кагалар.

Равилов Әгләм туган авылы Түбән Абдулга 1943 нче  елның башында кайта.

Авылга кайткач та бик озак ял итеп ятуны хуп күрми ул, колхоз белән җитәкчелек итүне үз кулларына ала, чөнки авылда хатын-кыз һәм олы яштәге әби – бабайлар гына әлләни майтара алмый. Ә бит колхозда да бик күп көч куерга кирәк. Вакытында чәчмәсәң ,урмасаң ашлык әрәм була, ә аны киптереп ипи итеп фронтка озатмасаң, армия ач кала. 

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та Әгләм Равиль улы колхозда эшләүен дәвам итә.

Мөкәрәмә Зәки кызына өйләнеп җиде бала алып кайталар. Балалар барсы да тәртипле, тәрбияле, гыйлемле булып, төрлесе - төрле өлкәләрдә эшләп,  илебез үсешендә үзләреннән зур элеш кертәләр.

Равилов Әгләм Равиль улы мең тугыз йөз сиксән алтынчы елның өченче декабрендә якты дөнья белән хушлаша. Аны олылап Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр.

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912080
Язык: 
Татарский