САФИУЛЛИН ХАРИС САЙФУЛЛА УЛЫ

Сафиуллин Харис Сайфулла улы 1912нче елда Беренче май районы һәзерге Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган.

1941 елның 6 июлендә Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград фронтында яраланып алты ай госпитальдә ята. 1942 нче елның 12 мартында инвалид Сафиуллин Харис Сайфулла улы туып үскән авылына кайта. Гомере буена атлы эштә эшли. Сугыштан соң артта калган колхозны аякка бастырыр өчен  бөтен көчен куя.

Өйләнеп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бишесе дә ир-егетләр, шуларның дүртесе инженер, берсе агроном була. Егетләр төрлесе-төрле өлкәдә илне күтәрүдә һәм аның үсешендә үзләреннән зур элеш кертәләр. Ә бер улы Сафиуллин Мөктәсим Харис улы атом промышленностендә өлкән инжинер,шул өлкәдә үзеннән зур яңалык кертә.

 Бөек Ватан сугышы  ветераны ,Сафиуллин Харис Сайфулла улын 1994 нче елны авылдашлары соңгы юлга озаталар, аны  хөрмәтләп Түбән Абдул зиратына җирлиләр.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913077
Язык: 
Татарский