ХАННАНОВ ФАТИХ ХӘЙДӘР УЛЫ

Ханнанов Фатих Хәйдәр улы 1921 елда дөньяга килә. 16-17 яшьлек чагында ук ул колхозда эшли башлый.

 1943 елның 7 гыйнваренда Фатих абыйны военкоматка чакырып алалар, ә инде 8 гыйнвар көнне повестка килә. Аларны иртән иртүк Бөгелмә шәһәренә илтәләр, ә аннан Казанга озаталар. Казанда аларны землянкаларга урнаштыралар,  30 августка кадәр хәрби әзерлек үтәләр. Вагоннарга төяп Харьковка алып китәләр. Барып җитәргә 30 км калгач, аларның машиналары ватыла, солдатлар бер төн эчендә җәяү барып җитәләр. Барлык яшь солдатларны окоп казытып, шунда урнаштыралар. Фатих абыйларның окобы кукуруз басуы эчендә була. Бу окопларда күбесенчә 17-18 яшьлек егетләр утыра. Фашистлар берничә тапкыр килеп һөҗүм итәләр, солдатлар аларга каршы чыгалар, ләкин көчләр тигез булмау сәбәпле җиңеләләр. Окопка төшкән мина ярылып ул бик каты яралана, Чиләбе өлкәсе Оша шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. Ә инде 12 декабрьдә туган авылына кайтарып җибәрәләр.

 Сугыштан кайткач, колхозда эшли башлый. 1980 елда пенсияга чыгуына карамастан, ул әле тагын 20 ел хезмәт куя.

 19 яшендә Җәмниха исемле кызга өйләнә, 7 балалары, 15 оныгы, 12 оныкчыгы була.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/914034
Язык: 
Татарский