ВӘЛИЕВ ГАРИФ САФА УЛЫ

Вәлиев Гариф  Сафа улы 1911 елда Казахстан областе Уральск шәһәрендә туып үсә.

Гомеренең иң матур чорында  Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта инде ул юлланма белән Әлмәт районы Елховой җидееллык мәктәбенә  рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайткан була. Бөек Ватан сугышы  башлануга иң беренчеләрдән булып, мәктәп директоры Шамгунов Ризаэтдин белән бергә,илне дошманнардан азат итү  максаты белән,  сугышка чыгып китәләр.

Гариф Сафа улы сугыштан, зур җиңү яулап, 1945 елда яңадан Түбән Абдул авылына кайта. Җиңү көнен ул Германия шәһәрендә каршы ала. Сугыштан кайтканда  аның күкрәген  Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Германияне җиңү  медале һәм башка медальләр бизи.

Вәлиев Гариф Сафа улы сугыштан соң яңадан үзенең яраткан эшенә тотына. "Балаларга белем бирүдән дә зуррак бәхет юктыр",  - ди ул. Гомеренең соңгы көненә хәтле эшен ташламый.

Халык мәгарифе отличнигы  Вәлиев Гариф Сафа улын,1998 нче елда ,яраткан тормыш иптәше, ике баласы һәм олысыннан алып кечесенә хәтле булган барлык  авыл халкы соңгы юлга озаталар. Гариф Сафа улын  Түбән Абдул авылы зиратында җирлиләр.

 

Текст авторы: Газизова ММ.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915695
Язык: 
Татарский