КАШАПОВ КӘЛИМУЛЛА КАШАП УЛЫ

Кашапов Кәлимулла Кашап улы 1912  елда Татарстан Республикасы Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туа.

Бөек Ватан сугышына 1941 елда барлык авылдашлары белән бергә, Татарстан Республикасы Беренчемай районы военкоматы аркылы чыгып китә. Кәлимулла Кашап улы  илебезне дошманнардан азат иткәндә  бик зур батырлыклар күрсәтә, курку белмәс  солдат  гел алгы сызыкта була.1943 елда каты яралана, һәм икенче группа инвалид булып туган-үскән авылына кайта. Авылның кыр капкасын ачып кергәндә аның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены,  Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр бизи.

Икенче группа инвалид булуына карамастан, ул сугыш вакытында артка калган колхозны кутәрешергә дип эшкә чыга. Колхозда үзенең кирәк булуына сөенеп бик тырышып эшли.

Гаилә корып биш бала тәрбияләп үстерәләр, балалары барсы да укымышлы, илебез үсешенә үзләреннән  зур өлеш көртеп  илебезнең төрле  тармакларында эшлиләр.

     Кашапов Кәлимулла Кашап улын 1989 нчы елда соңгы юлга озаталар, аны Түбән Абдул авылы зиратында җирлиләр.

 

 

Текст авторы: Газизова ММ.

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915694
Язык: 
Татарский