ЗӘЙДУЛЛИН ӘБЕНӘК СИБГАТ УЛЫ

Зәйдуллин Әбенәк Сибгатулы 1909 елның май аенда, Татарстан Республикасының  Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туа.

1942 нче елда, Беренчемай район үзәге военкоматыннан Бөек Ватан сугышына, Туган илен сакларга юнәлә.

Әбенәк  Сибгат улы  сержант чинында, сугыш кырларында Ватанын фашист илбасарларыннан азат иткәндә бик зур батырлыклар күрсәтә. Бөек Ватан  сугышында 1942 елдан 1945 елга хәтле сугыша. Сугыш кырында күрсәткән батырлыгы өченаны, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләклиләр.

Туган-үскән  авылы Түбән Абдулга ул, күкрәген бизәгән орден һәм медалләр белән кайтып керә. Аны шатлык-куанычлар белән,  сөенечтән күз яшләренә чумган хатыны һәм балалары каршы ала.

Сугыштан соң елларда ул “Путь к коммунизму” колхозына бригадир булып эшкә керә һәм колхозны  күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.

Зәйдуллин Әбенәк Сибгат улын соңгы юлга бөтен авыл халкы  белән озаталар. Аны Түбән Абдул авылы зиратында җирлиләр.

 

 

Текст авторы: Газизова ММ.

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915693
Язык: 
Татарский