САДРТДИНОВ ШӘРИН ШАКИРҖАН УЛЫ

Садртдинов Шәрин Шакирҗан улы 10 январь 1925 нче елда Әлмәт районы, Кама-Исмагыйль авылында  туып үсә. Сугышка киткәнче колхозда эшли. Ләкин тыныч тормышларда эшләү озакка бармый. Дөньябызның күген кара болыт каплый.

1943 елның 8 августында сугышка китә. 1948 нче елда сугыштан соң да хезмәт итеп кайта. Сугышлы батырлык өчен “За взятие Берлина”, “За освобождение Праги», «Орден Отечественной войны 2 степени», юбилеймедалләре белән бүләкләнә. Сул кулы яралы булып кайта.

Сугышта алган яралары төзәлгәч колхозда эшли. Шулай ук бөтен ил беләнбергәләшеп сугыштан соңгы тергезү эшләрендә дә катнаша. Ул чор өчен хас булган барлык авырлыкларны да, гаиләсе белән, үз җилкәсендә күтәрә. Үзенең рухы белән нык һәм тырыш кеше булуы аркасында гына тормышларын рәтләп җибәрәләр. Нык тормышлы гаилә булып яшиләр. Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугышһәм тыл ветераннарында, сугыш чоры балаларын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915691
Язык: 
Татарский