БОРОБОВ ВАСИЛИЙ ТРОФИМОВИЧ

Боробов Василий Трофим улы 1926 елдатуган. 1943 елдаул Совет Армиясе сафларыначакырыла. 1944 елның февралендә ул 1350 атучы полкка, 234 дивизиягә, 8нче армиягә, 1нче Белоруссия фронтына пулеметчы булып җибәрелә.

1944нче елның 8нче июнендә “Березники” тимер юл станциясен яулап алганда ул каты яралана. Хастаханәдән соң ул үз полкына кайта. Прага шәһәрен яулап алганда ул икенче тапкыр яралана. Яраланганнан соң сәламәтләнгәч, Василий фронтка китә, һәм, Висла елгасын яулап алганда аның аяклар яралана. Госпитальдән соң ул фронтка китә һәм Берлинны яулап алуда катнаша.

Сугыштан соң, Василий Трофим улы биш ел Германиядә чикләгән контингент составында хезмәт итә. 1950 елда демобилизацияләнүдән соң, ул геологик разведкада, эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли, соңрак Ямаш авылының рәисе була. 1976 елда ул җитди операция кичерә һәм инвалидлык буенча пенсиягә чыга. 1986 елда Василий Трофим улы вафат була. Ул Ямаш авылының зиратына күмелгән.

Боробов Василий бүләкләре: “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “ЭЭМ органнарында хезмәт өчен” медале, “Батырлык өчен” медале, 3нче дәрәжә “Дан” ордены, “Варшава азат итү” медале, “Германияне җиңү өчен медале, һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

,

Автор: Горбунова Екатерина Николаевна (директор МБОУ «Ямашская ООШ»)

Перевод на татарский язык: Ахметова Лилия Рустямовна (учитель английского языка, истории и обществознания. МБОУ «Ямашская ООШ») 

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/916565
Язык: 
Татарский