ЗӘКИҖАНОВ ГОСМАН ЗӘКИҖАН УЛЫ

Зәкиҗанов Госман Зәкиҗан улы, 1923 елның  3 июнендә Әлмәт районы Түбән Мактама авылында  туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән дә фронтка  китә. Ул сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр сугышта булган.

Батырлыклары өчен Сталин исеменнән бик күп мактау хатлары, Батырлык өчен ике медаль  белән бүләкләнә.
Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң бары  туган авылына Госман Зәкиҗан улы  1 группа инвалид булып кайта.
 Авыр сугышларны үткән солдат 2009 елның  14 нче гыйнварында вафат була. 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917301
Язык: 
Татарский