ВАЛЕЕВ МИННЕГАЛИ НУРГАЛИ УЛЫ

Безнең авылдашыбыз Валеев Миннегали Нургали улы 1923 нче елның 1 декабрендә Яңа Кәшер авылында туа.

1942нче елның февралендә сугышка китә. Снайпер, элемтәче, пулеметчы булып хезмәт итә. Мәскәү өчен сугышларда яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң Калинин фронтында хезмәт итә. 1942 нчеелның сентябрендә ул бик нык контузияләнә һәм уң җилкәгә яралана. 1943 нче елның декабрендә аңа 2 нче төркем инвалидлык бирәләр һәм өйләренә җибәрәләр.Бу вакытта аңа 20 яшькенә була.

Сугыштан соң ул бригадир булып эшли, 1984нче елга кадәр ВПЧ-22дә янгын сүндерүче булып хезмәт итә һәм пенсионер булып өйдә утырмый: газовик булып эшли, урман хуҗалыгы инспекторы була,  икмәк сату эшен дә эшли.  Тормыш иптәше  белән өч бала тәрбияләп үстерә. Ул һәрвакыт сугыш турында истәлекләрен безгә сөйләргә тырыша иде.

Без авылдашыбыз белән бик горурланабыз.

 

Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбе

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917299
Язык: 
Татарский