ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВ ХӨСӘЕН ДӘҮЛӘТГӘРӘЙ УЛЫ

Дәүләтгәрәев Хөсәен Дәүләтгәрәй улы – 1903 елны  Югары Мактама авылында гади колхозчы гаиләсендә туган, 4 бала әтисе. “Гади, сабыр һәм кешелекле, бала җанлы иде”, - дип искә ала анын турында аның тормыш иптәше Мәсрүрә апа.

Сугыш башланганда иң кече улы Әсгатькә бары 1 яшькенә була. Әнисе сөйләве буенча иртән йоклап яткан улын кат-кат кочаклап үбә, 2 зур кызы һәм улы, тормыш иптәше белән саубуллашып  сугышка китә.

1942 елның декабрендә сугышка алына, башта Казанда әзерлек курслары үтә, 1943 елның январеннән Севастопольгә җибәрелә һәм шунда  каты сугышларның берсендә һәлак була.

 Бу турыдагы хәбәрне аның белән бергә шул сугышта булган иптәше, сугыштан соң килеп Хөсәен абыйның тормыш иптәше Мәсрүрә апага килеп сөйли.

 

 

Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Югары Мактама төп белем бирү мәктәбе»нең

туган тел укытучысы

Закирова Минзилә Әсгать кызы)

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918525
Язык: 
Татарский