УЛ ГАДИ СОЛДАТ БУЛГАН

Минем  бабам  Юнысов  Сәгыйть  Зәки  улы  1924 нче елда   Әлмәт  районының  Нәдер  авылында  туган.1942 нче елда  ул  сугышка  китә. Ул  гади солдат  булып  хезмәт  итә.   Авыр юлларны  үтеп,сугыш  беткәннән  соң да  ике ел  дәвамында  армия  хезмәтен үти. Бары  1947  елда гына,бик  күп  яралар  алып,туган  авылына кайта.

Сугыштан  соң  ул  йөк машиналарын  йөртүче   булып  эшли.Бабамның  “Германияне  җиңгән  өчен” исемле  һәм  башка  бик  күп юбилей  медальләре  бар.

Гарипова Сабина,

Әлмәт  шәһәре  5нче  гимназиясенең 5б сыйныфы  укучысы

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/922906
Язык: 
Татарский