САФИН ӘХМӘДУЛЛА ШӘЙДУЛЛА УЛЫ

Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы 1919 елның 22 декабрендә Беренчемай районы Иске Багряҗ- Елховой авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Әнисе Минҗамал абыстай – мулла галәсендә туган, Бөек Ватан сугышы елларында Елховой авыл советын җитәкли. Авыр сугыш елларында ир – егетләр кебек көчле, тырыш Минҗамал абыстай авыр хәлдә калган барлык гаиләләргә дә ярдәм итәргә тырыша, янына килгән бергенә авылдашын да кире борып чыгармый ул.
Минҗамал белән Шәйдулла улы Әхмәдулла Сафин 1939 елда, Ключи авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнансоң Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1939 елдан 1941 елга кадәр авиациядә бомбардировщиклар полкының укчы-радисты булып хезмәт итә. 1940 елда Финляндия компаниясендә катнаша. Бөек Ватан сугышын ул Көнбатыш Белоруссиядә каршы ала. Сугышның беренче көнендә маскировкаланган самолетларда 1 нче номерлы хәрби әзерлектә торган экипажлар була, ләкин очып китүгә командалар бирелми кала, немец шартлаткычлары килеп чыгып ычкычларны бомбага тота башлый.Ә инде сугышның икенче көнендә немецлар атакага ташланалар һәм җирдә диярлек бомбардировщикларның бөтен авиация полкын юк итәләр. Исән калган кызылармеецлар, (барлыгы өч меңгә якын кеше )башка хәрби группалар белән кушылып, - чолганыштан көнчыгышка таба китәләр. 1941 елның ноябрендә өч мең офицердан һәм солдатлардан Мәскәү янында бары тик 17 кеше, шул исәптән Сафин Әхмәдулла да чолганыштан чыга. Яңадан формалашканнан соң, ул баш командование ставкасының резерв бригадасына, соңыннан гвардияче ставкасында һәм сугыш ахырына кадәр бригада командиры адъютанты сыйфатында хезмәт итә. Сугышта ике тапкыр каты яралана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бик күп сугышчан бүләкләре бар: ике хәрби Кызыл Байрак ордены, өч Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», « Прага азатлыгы өчен»,
« Варшаваны азат иткән өчен», « Венаны азат иткән өчен», « Будапештны азат иткән өчен», « Берлинны алган өчен»медалләре белән бүләкләнгән. 1945 елдан 1948 елга кадәр Германияне җиңгәннән соң Сафин Әхмәдулла Австриядә авыл хуҗалыгы предприятиесе коменданты булып эшли. Биредә ул крестьяннарның авыл хуҗалыгындагы хезмәтен сөйләп бирә. Бу бай тәҗрибә аңа Ватанында да кирәк була. 1948 елда ул, демобилизацияләнә һәм гаиләсе янына туган үскән авылына кайта. Ял итеп бик озак утыра торган кеше булмау сәбәпле Елхово авылыннан ерак түгел «Первомайский» совхозы бүлеген җитәкләргә алына.Ул авыл хуҗалыгы тармагында 1970 елга кадәр Мамадыш районының «Бишьеллык» совхозы директоры, Җиңү совхозы директоры булып эшли.Сафин Әхмәдулла 1970 елдан 1975 елга кадәр Камаз төзелешендә « КАМАЗ» УПТК җитәкчесе урынбасары сыйфатында эшли. Әмма авыр балачак, Бөек Ватан сугышында катнашу, алынган яралар бушка китмәгән һәм Әхмәдулла Сафинның сәламәтлегенә йогынты ясый. Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы 1975 елның апрелендә озак вакытлы авырудан соң вафат була. Авыр тормыш юлы кичергән , шул ук вакытта күп батырлыклар күрсәткән Әхмәдулла Шәйдулла улын Чаллы шәһәре зиратында җирлиләр.
Әмма актив тормыш позициясе булган кеше буларак, аның фамилиясе Яр Чаллы шәһәре Бөек Ватан сугышында катнашучыларның стелласына мәңгегә кертелгән.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/926192
Язык: 
Татарский