СИЛАНТЬЕВ ИВАН ГУРЕЙ УЛЫ

РСФСР ның һәм Татарстанның Атказанган медицина хезмәткәре, врач – хирург.

Силантьев Иван Гурей улы 1895 елда Беренчемай районы Чирмешән авылында туып үсә.Чирсмешән авылында мәктәпне тәмамлагач, Казан земство фельдшерлармәктәбенә укырга керә һәм 1915 нче елда аны тәмамлый.
Мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә һәм беренче бөтендөнья сугышы вакытында пехота дивизиясенең яра бәйләү отрядында өлкән фельдшер булып эшли.
1918 нче 1923 нче елларда граҗданнар сугышында врач вазыйфасын башкара.
1925 нче елдан 1930 нчы елга кадәр Казан дәүләт университетының медицина факультетында укып. врач квалификациясен ала.
1930 нчы елдан 1941 нче елга кадәр ТАССР Беренче Май районы Түбән Кәминкә больницасында участок врачы булып эшли.
1941 нче елның 22нче июненнән 1946 нчы елның 26 июленә кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә.
Ивагн Гурей улы Бөек Ватан сугышы чорында кыр һәм станционар госпитальләрдә бүлек начальнигы вазыйфасын үти. Фронтларда күрсәткән фидакарьлеге өчен Силаньтьев Иван “Кызыл Йолды” ордены, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Силантьев Иван Гурей улы сугыштан ике чемодан тотып Шентала станциясендә поездан төшә.Исәбе Чирмешәнгә кадәр кайтучы олаучы табу.Чемоданнарны бастырып калдыра да, китә улстанция буйлап.Әйләнеп килсә- чемоданнардан җилләр искән.Күпме яралы солдат тәненнән операция вакытында алган ярчыкларны, пуляларны җыеп барган була ул. “ Алтын” дип белгәннәрдер инде,- ди икән, күпме кеше гомерен коткарган хирург Иван Силантьев.
Медицина өлкәсендә озак еллар риясыз хезмәт иткәне өчен Иван Гурей улы Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.Аңа РСФСРның һәм ТАССР ның атказанган мидицина хезмәткәре исеме бирелә.Силантьев Иван Гурей улы1960 елда РСФСР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнә.
Мәктәпләргә чыгып, авыл егетләрен армия сафларына алганда комиссия әгъзасы булган Иван Гурей улы турында мәзәк хәлләр дә сөйлиләр. Каралырга килгән авыл егетләрен тезеп бастыра хирург, ике рәткә аерып чыгара.Егетләргә бер карауда яраклымы – юкмы дип бәя бирә.Чыннан да, арыш ипие белән катык ашап, хезмәт белән чыныгып үскән егетләр сау- сәламәт була.Арада бер авыру кыяфәтлесе чыга икән, Силантьев аңардан сорый,” Башың авыртамы, эчең авыртамы?”- ди. Теге егет башым да эчем дә авырта -ди
Иван Гурей улы аспирин таблеткасын ала, урталай бүлә һәм буегеткә суза:
“ Менә бусы баш авыртканнан, монысы – эч авыртканан; кара аны, бутый күрмә”- ди.
Силантьев Иван Гурей улы 1946 нчы елдан 1958 елга чаклы ТАССР Беренче Май районында район сәламәтлек бүлеге мөдире һәм врач- хирург булып эшли.
1958 нче елдан 1966 елга кадәр баш врач урынбасары, ә гомеренең соңгы елларында тире аврулары табибе булып эшли.Силантьев Иван Гурей улы шәхсән 2 мең трахомалы авыруны дәвалый, трахома азып киткән мең яруга операция ясый.
Силантьев Иван 1930 нчы елдан 1960 елга хирург булып эшләү чорында 3 меңгә якын төрле операцияләр ясый. Операцияләрнең күп өлеше уңышлы башкарыла.
Соңгы елларда врач – венеролог буларак авруларны диспансерлаштыруга зур әһәмият бирә;100% диспансерлаштыруга ирешә.
Иван Гурей улы , олы яшьтә булуына карамастан, эшен намус белән үти, җиренә җиткереп башкара.
Көндез дә, төнлә дә, карлы буранда да , коеп яңгыр яуганда да ул авырулар янына ашыга, олысы да .кечесе дә үзләренең табибларын беләләр, аны хөрмәт итәләр. Иван Гурей улы халык алдында системалы рәвештә квалификацияле лекцияләр белән чыга, яшь белгечләр белән тәҗтибә уртаклаша, ярдәмен һәм белемен кызганмый.1937 нче елдан 1961 нче елга чаклы район советына депутат булып сайлана.
Үз эшенә бөтен күңелен һәм гомерен биргән Батыр йөрәкле врач – хирург, авырулар белән эшләү дәверендә чиксез күп кешеләргә яшәү тәмен өр –яңадан татырга ярдәм иткән Силантьев Иван Гурей улы 1974 нче елның 25 нче январендә, 79 яшендә Чирмешән районы Чирмешән авылында үлә һәм шунда җирләнә

Текст авторы Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее мөдире Газизова М.М.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/927247
Язык: 
Татарский