Дүрт көнләп иписез утырырга туры килде.
Опубликовано вт, 18/02/2025 - 09:55 пользователем TatFrontu.rupГазетабыз битләрендә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында күбрәк язмалар урнаштырырга тырышабыз./p pГеройлар янәшәбездә генә яши. Әле менә шушы көннәрдә генә тыл хезмәтчәне Мәбрүрә апа Шәймәрданова үзенең йөз яшьлек туган көнен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гөлбакча авылында туып-үскән уналты яшьлек кызны Пермь өлкәсе Березники каласына төзелеш эшләренә җибәрәләр. Биредә биш ел дәвамында төзү-төзекләндерү эшләрендә хезмәт куеп, җилкәсендә авыр йөк ташып, траншеялар, завод фундаментлары өчен котлованнар казый, тимер юллары төзүдә дә катнаша ул./p









