Авылдашлар батырлыгы .
Опубликовано вт, 04/02/2025 - 09:06 пользователем TatFrontu.rupБаһаутдинов Фәхертдин Баһаутдин улы 1906 елда Миңлебай авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшләп, 1941 елда Бөек Ватан сугышына алынган. Шул елның декабрь аенда яраланып, госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, обозга эләгә һәм Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия җирләрен азат итүдә үз эшен намуслы башкара. 1944 ел азакларында Венгриядәге Балатон күле янында немецларның көчле удары астында безнең частьлар чигенәләр. Алар арасында Фәхертдин ага да була. Немецларның һөҗүмен туктату өчен III Украина фронтында курсларда укучы күп меңләгән курсантларны китереп тыгалар.









