Сабирова Минниса Мифтах кызы.
Опубликовано пн, 24/02/2025 - 14:13 пользователем TatFrontu.rupСабирова Минниса Мифтах кызы шул фидакарьләрнең берсе. Быел 22 майда сугыш ветераны үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узачак. Әлмәт районының мактаулы гражданины Минниса апа Сабирова Әлмәттә 1990 елдан бирле гомер кичерә. Тумышы белән Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Сигез классны тәмамлагач та счетовод булып эшли башлый. 1943 елны сугышка китә. Көнбатыш фронтында 22 нче батальонның 8 нче төзелеш бригадасында хезмәт итә. Күпмедер вакыттан соң аларның батальонын Иркутск өлкәсе Слюданск станциясенә күчерәләр.









